Хәвефсез Яңа ел бәйрәме

2014 елның 5 декабре, җомга
Яңа ел табыннары күбесенчә алкогольле эчемлексез үтми. Ләкин күп кенә кешеләр, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Казахстаннан кыек юллар белән кайткан, норматив документлар таләпләренә туры килмәгән эчемлек алу ягын карыйлар.

Госалкогольинспекциянең Әлмәт территориаль органы гади генә киңәшләр тотарга тәкъдим итә:

- Нәрсә эчү мәсьәләсенә җитди карагыз.

-Яңа ел еш килми, сәламәтлегегез исәбенә экономия ясамагыз.

-Коньяк, спирт, самогон кебек каян чыкканы билгесез эчемлекләр кулланмагыз, эчемлекләрне лицензиясе булган кибетләрдән генә алыгыз.

Яңа ел якынлашканда Казахстанда ясалган шикле продукция алып кайтучы автомобильләрне туктату очраклары булып тора.

Андый очраклар Бөгелмә, Баулы, Әлмәт районнарында булды. 26 ноябрьдә Бөгелмә районында туктатылган бер автомобильдә 130 литр эчемлек бар иде. Баулы районында исә 29 ноябрьдә Башкортстан Республикасы гражданы «ЛИФАН 215800» автомобиленә 334,5 литр Казахстан аракысы төягән иде.

30 ноябрьдә Әлмәт районында Әлмәт-Чаллы юлының 77нче километрында Чаллыда яшәүче хатын-кыз «DAE WOO MATIZ» автомобилендә 20,5 литр Казахстан аракысы белән эләкте. Шул ук урында 26 ноябрьдә Түбән Кама кешесе туктатылды, аның «ВАЗ 21150» автомобилендә 10 литр Казахстан аракысы табылды.

Барлык фактлар уңаеннан да тикшерү эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International