Инвалидлар көненә багышланган кичә

2014 елның 5 декабре, җомга
3 декабрьдә Әлмәттә “Хәтер” тарихи-патриотик музее бинасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара булды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Р.Хәйруллин, хәрби комиссариат вәкилләре Н.Гыйздәтуллин, Е.Гурков, П.Тазин, ветераннарның “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Г.Денисов чакырылган иде. Чарада оешманың әгъзалары – әфган һәм чечен сугышында катнашучылар чакырылды.

Программада советның 2013-2014 еллардагы эше турында хисабын тыңлау, өлгереп җиткән мәсьәләләр һәм оешманың алга таба эшчәнлеге турында фикерләшү, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга “Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы” медальләре тапшыру бар иде. Гадәттәгечә ел ветераннарына котлау адреслары һәм бүләкләр тапшыру, шулай ук чарада катнашучыларның барысына да Инвалидлар көне уңаеннан бүләкләр тапшыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International