Дәүләти хезмәт күрсәтүләр порталында әлмәтлеләр мәшгульлек үзәгенә языла алалар

2014 елның 5 декабре, җомга
Республикада яшәүчеләр кулай эш эзләү, шулай ук профессия сайлау, эшкә урнашу һәм профессиональ белем алу турында консультация алу өчен мәшгульлек үзәкләренә дәүләти хезмәт күрсәтүләр порталы аша язылырга мөмкин.

ТР элемтә министрлыгы хәбәр итүенчә, электрон язылу хезмәтеннән Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләрендә яшәүчеләр файдаланырга мөмкин.

Гражданнарга уңайлырак булсын өчен порталда мәшгульлек үзәгенә барыр алдыннан тутырырга гариза үрнәкләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International