ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
54нче “Белоснежка” балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Потапова рус телле тәрбиячеләрнең республика һөнәри осталык конкурсында “Гади итеп аңлатам, ансат өйрәтәм” номинациясендә җиңүче булды.
Энергетик көне – электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару, тапшыру һәм кулланучыларга җиткерүне эченә алган сәнәгатьтә эшләүчеләрнең һәммәсенең дә һөнәри бәйрәме. Ул елның иң кыска көннәренең берсендә – 22 декабрьдә билгеләп үтелә
РФ премьер-министры Дмитрий Медведев “2015 елга эшсезлек буенча пособиеләрнең минималь һәм максималь күләмнәре турында” карарны имзалады. Алар 850 һәм 4900 сум булып, 2009 елдан бирле үзгәрешсез кала
Әлмәттәге 5нче гимназиянең немец теле укытучысы София Мингалимова ноябрь ахырында Мәскәүдә үткән форумга Татарстан Республикасыннан вәкил булып барды
Әлмәт 22-30 декабрьдә үтәчәк “Бала – төп пассажир” дигән профилактик акциядә катнашачак
2нче лицейда эшләүче Зилә Әһлиуллина гаиләсе ут чыгу аркасында йорт-җирсез калды. Бу турыда ӘМР мәгариф идарәсе хәбәр итә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында, финанс яктан катлаулы хәлгә карамастан, Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар үтәлеп килүенә игътибарны юнәлтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән узып барган ел йомгакларына багышланган традицион очрашуында республика җитәкчесе атамасы мәсьәләсе буенча сорауга җавап бирде.

21
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
18 декабрьдә Мәскәүнең "Открытая Арена" стадионында "Спорт корылмалары. Ел нәтиҗәләре" премиясен тапшыру тантанасы булды. Татарстан өч номинациядә җиңү яулады. Татарстан - иң яхшы спорт төбәге, "Kazan-Arena" - иң яхшы стадион, ә Спортның судагы төрләре сарае иң яхшы бассейн дип игълан ителде. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җирләрен дәүләт контролендә тоту чаралары турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International