Әлмәттә күп балалы гаилә янгын аркасында йорт-җирсез калды

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
2нче лицейда эшләүче Зилә Әһлиуллина гаиләсе ут чыгу аркасында йорт-җирсез калды. Бу турыда ӘМР мәгариф идарәсе хәбәр итә.

Янгын 7 декабрьдә электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләре бозылу аркасында чыга. Әле ярый, гаиләдә берсе дә янмый-пешми, ләкин күп балалы гаиләнең йорты, бөтен әйберләре, документлары көл була. Йортсыз калган гаиләне күршеләре сыендырды. Битараф булмаган кешеләрнең һәммәсен йортны торгызуда ярдәм итәргә чакырабыз.

Акча күчерү өчен счет:


40817810762362063698/50

Телефон:

8-965-611-34-04 Илшат

Чыганак: http://zt16.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International