Әлмәт “Бала – төп пассажир” дигән профилактик акциядә катнаша

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Әлмәт 22-30 декабрьдә үтәчәк “Бала – төп пассажир” дигән профилактик акциядә катнашачак.

2014 елның 11 аенда Татарстан юлларында 564 юл һәлакәтендә балалар зыян күргән. 14 баланың гомере өзелгән, 611 бала төрле җәрәхәтләр алган. Пассажир балалар белән 259 ДТП булган, 10 бала һәлак булган, 300 бала җәрәхәтләнгән. Һәлак булган балаларның алтысы махсус утыргычларга утыртылмаган булган.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны тагын бер тапкыр үз балаларының иминлегенә бик җитди карарга чакыра. Автокресло алмау исәбенә янга калган акча сезнең ваемсызлык аркасында һәлак булган балагызны кире кайтармас.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International