Әлмәт укытучысы абруйлы тел форумына республика вәкиле булып барды

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Әлмәттәге 5нче гимназиянең немец теле укытучысы София Мингалимова ноябрь ахырында Мәскәүдә үткән форумга Татарстан Республикасыннан вәкил булып барды. Укытучының сүзләренә караганда, педагоглар ике көн дәвамында төрле семинарларда, мастер-классларда катнашканнар, аларны Мәскәү, Мюнхен, Прага, Вена шәһәрләрендәге Гёте-институтларның немец теле укытучылары үткәргән. Форумда шулай ук заманча санлы һәм интерактив технологияләрдән файдаланырга өйрәткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International