Минем “президент” атамасына мөнәсәбәтем начар түгел, әмма федераль закон бар – Рөстәм Миңнеханов

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән узып барган ел йомгакларына багышланган традицион очрашуында республика җитәкчесе атамасы мәсьәләсе буенча сорауга җавап бирде.

Билгеле булганча, күптән түгел Дәүләт Думасы депутатлары Татарстанның югары вазифаи заты исемен үзгәртү турындагы мәсьәләнең 2016 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерелү ихтималлыгын күздә тоткан закон проекты әзерләде.

“Әгәр без хокукый дәүләт турында сөйләсәк, дәүләтебездәге законнарга буйсынырга тиешбез. Бүгенге федераль закон “президент” дип дәүләт башлыгы гына йөртелергә тиешлеген әйтә. Минем “президент” атамасына мөнәсәбәтем начар түгел, әмма федераль закон бар. Бүген законга төзәтмә кертүне карау республикада тагын билгеле бер вакытка шул исем астында йөрергә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International