2015 елда эшсезлек буенча пособиеләр артмаячак

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
РФ премьер-министры Дмитрий Медведев “2015 елга эшсезлек буенча пособиеләрнең минималь һәм максималь күләмнәре турында” карарны имзалады. Алар 850 һәм 4900 сум булып, 2009 елдан бирле үзгәрешсез кала.

Хөкүмәтнең аңлатма язуында әйтелгәнчә, 2014 елның 1 декабренә илдә теркәлгән эшсезләр саны 821 800 кеше. Эш бирүчеләр тарафыннан мәшгульлек органнарына 1,7 миллион вакансия тәкъдим ителгән. Шуңа күрә хөкүмәт пособиеләрне үзгәрешсез калдыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International