ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый культура тәрбияләү максатында райондагы барлык балалар бакчаларында, Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып, балаларга әхләкый тәрбия бирү атналыгы үтте.
Татарстан территториясендә 1нче февраль кичендә, төнлә һәм 2, 3нче февральдә көндез Россиянең Европа өлешенә көньяк циклон керү сәбәпле, һава торышы сизелерлек начарлану фаразлана.
ТРның кайбер торак пунктлары территорияләрендә терлекләр котыру авыруы булганга һәм аларның куркыныч булуы сәбәпле, 28 гыйнварда ТР Президентының карантин кертү турындагы 70нче номерлы Указы чыкты.
Статистика органнары мәгълүматларына караганда, Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 10,1 процентка артып, 2014 нче елда 27 мең 597 сум тәшкил иткән.
3 февральдә Татарстанда "Билайн" абонентлары вакытлыча интернет һәм телефон элемтәсез калачак.
Икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев РФ Хөкүмәтендә кризиска каршы чаралар кысаларында пенсия яшен арттыру турындагы дискуссиягә әйләнеп кайту мөмкинлеге бар, дип саный.
2015 нче елда “Казан” аэропортында 2 млн нан артык пасажирга хезмәт күрсәтү планлаштырыла.
Миссури университеты галимнәре, бөтен дөнья буенча 15 яшьлек 1,5 млн. укучының уку буенча күрсәткечләрен өйрәнгәннән соң, тикшерелгән илләрнең 70 процентында кызлар, малайлар белән чагыштырганда, укуда яхшырак нәтиҗәләргә ирешә дигән фикергә килгәннәр.
Әлмәттә “Импульс” физкультура-савыктыру клубына 250дән артык пенсионер йөри. Аларның атнага дүрт тапкыр йөзү бассейннарында, футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе манежында шөгыльләнү, өстәл теннисы уйнау мөмкинлеге бар.
Әлмәт муниципаль районында 2014-2015 нче уку елында әдәп- әхлак дәресләре кертелү турында күп тапкырлар язган идек. 29 январь көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәгариф идарәсе белән берлектә республикакүләм семинар булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International