Әлмәттә “Импульс” физкультура-савыктыру клубына 250дән артык пенсионер йөри

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Әлмәттә “Импульс” физкультура-савыктыру клубына 250дән артык пенсионер йөри. Аларның атнага дүрт тапкыр йөзү бассейннарында, футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе манежында шөгыльләнү, өстәл теннисы уйнау мөмкинлеге бар.

Бу кешеләр Физкультурачылар көне үткәрүдә, массакүләм кроссларда актив катнашалар. Бу юлы 17 кеше “Татарстан чаңгы юлы” акциясендә катнашачак.

Хәзер алар, шуның өстенә скандинавиячә йөрүнең файдасын пропагандалап, “Сәламәтлек сукмаклары”н таптамакчылар.

Ул күп еллар элек Финляндиядә барлыкка килгән, фитнесның мөһим төре буларак, сәламәтлекне саклауга нык ярдәм итә. Скандинавиячә йөрү ул чаңгыда йөргәндәге кебек таяклар белән, әмма чаңгысыз йөрү. Болай йөрү белән ел әйләнәсендә шөгыльләнергә була, яхшы нәтиҗәгә ритмлы хәрәкәт һәм дөрес сулыш алу нәтиҗәсендә ирешелә. Техниканы дөрес саклап йөргәндә тәндәге мускулларның 95%ы диярлек активлаша, бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International