Синоптиклар Татарстанда һава торышы начарлану турында кисәтә

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Татарстан территториясендә 1нче февраль кичендә, төнлә һәм 2, 3нче февральдә көндез Россиянең Европа өлешенә көньяк циклон керү сәбәпле, һава торышы сизелерлек начарлану фаразлана.

Аерым алганда, кар, юеш кар, пыскак яңгыр, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр; бураннар; бозлавык; көньяктан исүче җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Юлларда - карт көртләре, урыны белән көчле бозлавык.

2 февраль төнендә 4-9 градус, көньяк-көнчыгышта - 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы. 3 февраль төнлә һәм көндез шулай ук 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International