Кызлар малайлардан яхшырак укый

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Миссури университеты галимнәре, бөтен дөнья буенча 15 яшьлек 1,5 млн. укучының уку буенча күрсәткечләрен өйрәнгәннән соң, тикшерелгән илләрнең 70 процентында кызлар, малайлар белән чагыштырганда, укуда яхшырак нәтиҗәләргә ирешә дигән фикергә килгәннәр. Тикшеренү нәтиҗәләре җенси, икътисади һәм социаль тигезлек дәрәҗәсенә, тикшеренү үткәрелгән төбәкнең сәяси вазгыятенә бәйле булмаган, дип яза “Российская газета”.

Тикшеренүчеләр сүзләренә караганда, малайлар кызлардан уку, математика һәм табигать фәннәре буенча калыша. Бары тик 3 илдә генә малайлар кызлардан яхшырак укый: Колумбия, Коста-Рика һәм Һиндстандагы Химачал-Прадеш штатында. АКШ һәм Бөекбританиядә малайларның һәм кызларның укудагы өлгереше якынча бертигез дәрәҗәдә.

Катар, Иордания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек җенси тигезсезлек дәрәҗәсе югары булган илләрдә укучыларның өлгереш күрсәткечендә шактый зур аерма күзәтелгән һәм ул кызлар файдасына булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International