Россия Федерациясендә кризиска каршы чаралар кысаларында пенсия яше арттырылырга мөмкин

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев РФ Хөкүмәтендә кризиска каршы чаралар кысаларында пенсия яшен арттыру турындагы дискуссиягә әйләнеп кайту мөмкинлеге бар, дип саный. Бу хакта "Новости" РМА хәбәр итә.

Хөкүмәттә әзерләнгән кризиска каршы план, Улюкаев сүзләренчә, эшләнеп бетәчәк.

Үзенең шәхси фикере турында сөйләгәндә, Улюкаев пенсия яшен берничә ел дәвамында этаплап, бер елда ярты елга арттыруны максатка ярашлы дип санавын белдерде. Ул ассызыклаганча, үзгәрешләр яңа пенсионерларга гына кагылырга тиеш.

Шул ук вакытта, аның фикеренчә, Хөкүмәткә тупланма пенсия системасы параметрларын саклап калырга кирәк. Чөнки ул дәүләтнең күп санлы халык алдында кабул иткән йөкләмәсе рәвешендә. "Әлеге йөкләмәдән баш тарту миңа яраксыз тәҗрибә кебек тоела", - дип ассызыклады ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International