Идел буе федераль округында Татарстан хезмәт хакы күләме буенча лидерлык позицияләрен биләп тора

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Статистика органнары мәгълүматларына караганда, Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 10,1 процентка артып, 2014 нче елда 27 мең 597 сум тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы 2,7 процентка арткан. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэми итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Эльмира Зарипова хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

Эльмира Зарипова ассызыклаганча, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан хезмәт хакы күләме буенча лидерлык позицияләрен биләп тора, акчаның вакытында түләнүе мәсьәләсенә аеруча игътибар бирелә.

Республикада хезмәт хакы буенча бурычлар 2,5 мәртәбә кимегән. 2014 елның 1 гыйнварына бурыч 119,8 млн сум булган булса, агымдагы елның 1 гыйнварына ул 47,8 млн сум тәшкил иткән. Министр 2014 елның 13 августында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында төзелгән килешү нигезендә, Татарстанның икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы 6420 сум күләмендә билгеләнгәнен искәртеп узды. Россия Федерациясендә ул - 5 мең 554 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International