ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны башлана. Бу чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куя.
Татарстанның суд системасында республикада яшәүчеләр өчен генә түгел, ә дәүләт муниципаль хезмәте органнары өчен дә мөһим җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә бәхәсләрне хәл итүдә закон үтәлеше төп роль уйный. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының Х конференциясендә белдерде.
Төбәк өчен республика һәм муниципалитет милкен исәпкә алу, аны куллану нәтиҗәлелеген арттыру кебек мәсьәләләр актуаль кала.
“Татарстан хатын-кызлары” республика җәмәгать оешмасы инициативасы белән “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кызлар карашы – 2015” конкурсының зона этабы кунакчыл Азнакай җирендә үтте. Мәдәният сарае залына республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан 48 катнашучы, аларның дуслары, туганнары, җанатарлары җыелган иде.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Кичә драмтеатрда Ватан сакчысы көненә багышланган концерт булды. Программада олылар белән бергә Әлмәт сәхнәсенең кечкенә йолдызчыклары да катнашты. Алар залны сугыш, мәхәббәт һәм Ватан темасына биюләре, җырлары белән шатландырдылар.
Беренче каналдагы "Голос. Дети" проектында катнашкан якташыбыз Тимур Мусинны күпләр таный булыр. Француз телендәге "Аве Мария" катлаулы композициясен искиткеч моңлы, мәгънәле итеп җырлады ул. Әмма проектның "җырчының үзен күрмичә тыңлау" турыннан Тимур үтә алмады. Шул уңайдан социаль челтәрләрдә күпләр ризасызлык белдерде, янәсе, проект дөрес бармый, алдауга корылган. Чынлыкта, тапшыру ничек узды икән? Әлеге иҗади гаилә белән якыннанрак танышып, шул сорауга җавап эзләргә булдым.
Суд приставлары бер кешедән кредит буенча 90 мең сум бурычын түләтергә килгәч, аннан балалайкада уйнап күрсәтүен үтенгәннәр.
Әлмәт грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекциянең эпидемиологик чиген 40 процентка артып китте.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова Бөек Ватан сугышы ветераны Яхина Фатыйма Яхъя кызын туган көне белән котлады.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова тыл хезмәтчәне Пашкова Раиса Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа РФ президентының, шәһәр һәм район җитәкчелегенең котлау открыткаларын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
24 февральдә Әлмәт картиналар галереясендә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссамнар Гөлназ Әдһәмова белән Лилия Мостафина-Хаҗиеваның күргәзмәләре ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International