Резеда Заһретдинова сугыш ветеранын туган көне белән котлады

2015 елның 20 феврале, җомга
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова Бөек Ватан сугышы ветераны Яхина Фатыйма Яхъя кызын туган көне белән котлады. 19 февральдә ветеранга 91 яшь тулды. Резеда Заһретдинова аңа бәрәкәтле озын гомер теләде, котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

Фатыйма Яхиновна Мөслим районының Митрәй авылында туган. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң ул авыл клубында мөдир булып эшли башлаган. Аннары кызны авыл советы секретаре итеп билгеләгәннәр.

1943 елда Фатыйма үзе теләп фронтка киткән. Аны зенит артиллериясенә куйганнар. Җиңү көнен кыз Варшавада каршы алган.

Сугыштан соң Фатыйма Яхиновна район партия комитетында статистик булып эшләгән. 1946 елда ул сугыш ветеранына кияүгә чыга.

1963 елда гаилә Әлмәткә күчеп килә. Фатыйма Яхиновна партиянең шәһәр комитетында статистик булып эшли. 1966 елда ул “Строймеханизация” трестына кадрлар белгече булып күчә. 1979 елда шуннан пенсиягә чыга.

 1979 елдан 2013 елга кадәр шәһәр ветераннар советында эш алып бара. Бүгенге көндә улы, оныклары, аларның балалары аны уңышлары белән сөендереп яшиләр, кайгыртып торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International