Әлмәттә Ватан сакчысы көне хөрмәтенә концерт булды

2015 елның 20 феврале, җомга
Кичә драмтеатрда Ватан сакчысы көненә багышланган концерт булды. Программада олылар белән бергә Әлмәт сәхнәсенең кечкенә йолдызчыклары да катнашты. Алар залны сугыш, мәхәббәт һәм Ватан темасына биюләре, җырлары белән шатландырдылар.

Беренче булып Ватан сакчыларын район советы һәм башкарма комитеты исеменнән башкарма комитет җитәкчесе, запастагы лейтенант, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Марат Гыйрфанов котлады, бу көнне чын ир-атлар бәйрәме дип атады.1,2 меңнән артык әлмәтле Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычын лаеклы үтәде.

Райбашкарма җитәкчесе Бөек Ватан сугышында катнашучыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтте. 1941-1945 елларда 18,5 мең якташыбыз сугышка киткән, шуларның 8,5 меңе әйләнеп кайтмаган. Хәзер Әлмәт районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 177 кеше яши.

Әлмәт хәрби комиссары Ришат Сабиров Ватан сакчысы көненең барыбыз өчен дә аеруча кадерле булуын әйтте, чөнки халык белән армиянең язмышлары уртак, биографияләре бер үк. “Без бүген саны белән түгел, профессиональ әзерлеге, коралланышы белән аерылып торачак яңа армия төзибез”, - диде хәрби комиссар.

Барлык сугыш ветераннары исеменнән бәйрәм кунакларын Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Утнюхин котлады, тазалык, озын гомер теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International