“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кызлар карашы – 2015” конкурсы

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
“Татарстан хатын-кызлары” республика җәмәгать оешмасы инициативасы белән “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кызлар карашы – 2015” конкурсының зона этабы кунакчыл Азнакай җирендә үтте. Мәдәният сарае залына республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан 48 катнашучы, аларның дуслары, туганнары, җанатарлары җыелган иде.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны якынлашып килгән бәйрәмнәр белән котлады. Республика җитәкчелегенә һәм “Татарстан хатын-кызлары”на конкурс үткәрүдә ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

Әлмәт хатын-кызларыннан икесе – Кичү авылы башлыгы Галина Туманова һәм балачактан инвалид, татар, немец һәм инглиз телләреннән язып тәрҗемә итүче, үзе бәйләгән шәлләр белән катнашкан Лилия Заһретдинова җиңүче дипломнарына, тамашачылар алкышларына лаек булды.

Жюри рәисе, “Татарстан хатын-кызлары” җәмәгать оешмасының президиум әгъзасы безнең Лилияне сокланырлык, үрнәк алырлык шәхес дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International