Резеда Заһретдинова тыл хезмәткәрен туган көне белән котлады

2015 елның 20 феврале, җомга
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова тыл хезмәтчәне Пашкова Раиса Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа РФ президентының, шәһәр һәм район җитәкчелегенең котлау открыткаларын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Раиса Сергеевна Лениногорск районының Спиридоновка авылында туган. 14 яшеннән бирле колхозда төрле эшләргә йөри башлаган. 1943 елда аны башка кызлар белән бергә Урал ягына урман кисәргә җибәргәннәр. Анда алар ябылудагы кешеләр белән эшләгәннәр, бик авыр булган. 1944 елда Раиса үзенең булачак ире белән танышкан, өйләнешкәннәр. 1950 елда яшь гаилә Спиридоновка авылына кайткан.

Раиса Николаевнаның 3 баласы, 3 оныгы, аларның да өч баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International