Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны башлана

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны башлана. Бу чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куя.

Марафонның бурычы – татар телендә грамматик, синтаксис һәм стилистик хаталар белән язылган элмә такта, мәгълүмат таблосы, юл билгесе, баннер, реклама аншлагы, күрсәткечләр һ.б. ны табып фотога төшерү.

Фотомарафон ике этапта узачак. Беренче этап 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә старт ала. Ярышларда һәркем катнаша ала.
Беренче этап ай буе дәвам итә һәм Казанда узачак фотомарафон финалы өчен сайлап алу туры булачак.

Беренче этапта татар телендә грамматик, синтаксис һәм стилистик хаталар белән язылган элмә такта, мәгълүмат таблосы, юл билгесе, баннер, реклама аншлагы, күрсәткечләр һ.б. табып фотога төшерү, элмә такталарның ике телдә дә язылуын күзәтергә һәм фотоларны “Халык контроле” порталына урнаштырырга яки фотомарафонның махсус электрон почтасына (xatasiz2015@gmail.com) катнашучының исем-фамилиясен, телефонын күрсәтеп, бер файл итеп җибәрергә.

Фотолар 10 майга кадәр кабул ителә.

Иң күп фотолар җибәрүчеләр фотомарафонның икенче этабына уза. Икенче этап Казанда 16 майда уза. Һәр катнашучыга бирем язылган маршрут бите бирелә.

Җиңүчеләргә IРhone, фотоаппарат һәм электрон китап кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләү чарасы 20 майда Казанда уза.
Фотомарафон “2014-2020 елларда ТР да Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасын гамәлгә кую максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International