Әлмәттә Нәфисә Сабирҗанованың иҗат кичәсе булды

2015 елның 3 марты, сишәмбе
27 февральдә “Нефтьче” мәдәният сараенда шагыйрә, ТР Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, “Җомга” телевизион тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы Нәфисә Сабирҗанованың иҗат кичәсе булды. Кичәдә Нәфисә Сабирҗанова сүзләренә язылган җырларны яшь артистлар да, танылган осталар да башкарды, шигырьләрен Әлмәт театры артистлары укыды. Авторның улы Наилнең әнисе җырын башкаруы тамашачылар өчен күңелле сюрприз булды.

Нәфисә үзе сәхнәгә кичә ахырына якынлашканда гына чыкты, барлык талантлары өстенә көйләр язучы, матур тавышлы җырчы да булуы белән халыкны әсир итте. “Татнефть” ААҖ, шәһәр хакимияте вәкилләре, дуслары, якыннары тарафыннан Нәфисәне котлау да иң ахырга калдырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International