Әлмәттә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына ныклы әзерлек бара

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Бүген Әлмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү мәсьәләсе район башкарма комитеты вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин рәислегендә башкарма комитеттагы киңәшмәдә каралды. Башкарылган эшләр турында җаваплы затлар хисап тотты.

Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин һәйкәлләрне яңартуның барышы турында сөйләде.

Февраль ахырында юбилей медальләре тапшыру башланган иде, шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында 82 кешегә медаль тапшырылды. Бу эш дәвам итә.

Районда “Безнең кадерле ветераныбыз” дигән республика проекты гамәлгә ашырыла. Ветераннар өчен палаталар 1 апрельгә кадәр төзәтеп-җиһазланып бетәргә тиеш.

Киңәшмәдә шулай ук ветераннарның Казанда Җиңү парадында катнашуына, ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International