ТР президенты белән очрашырга Әлмәттән 20 хатын-кыз барачак

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Әлмәттән 20 хатын-кыз Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашачак, иртәгә Рөстәм Миннеханов аларны якынлашып килгән 8 март бәйрәме белән котлый.

Бәйрәм алдыннан гомумреспублика чарасы Казанда үтәчәк. Әлмәттән бара торган хатын-кызлар делегациясенә җитәкчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, Әлмәт хатын-кызлар берлегенең шәрәфле әгъзалары, атказанган мәгариф хезмәткәрләре, күп балалы аналар, артисткалар керә. Делегациядә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” конкурсының зона туры җиңүчеләре Галина Туманова һәм Лилия Заһретдинова да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International