Инвалидны эшкә урнаштырасың икән – җиһаз алу чыгымнарына компенсация

2015 елның 3 марты, сишәмбе
2010 елдан башлап Әлмәт мәшгульлек үзәге, инвалидларга эш урыны өчен кирәкле җиһазларны алу чыгымнарын компенсацияләп, аларны эшкә урнаштыру программасын гамәлгә ашыра. 2014 елда эш бирүчеләргә шулай 18 эш урыны җиһазланды һәм ул урыннарга инвалидлар мәшгульлек үзәге юлламасы белән эшкә урнаштырылды. Шундый җиһазлардан кар җыештыру, савыт-саба юу машиналары, видеокүзәтү системасы, оргтехника, мебель һ.б. алынды.

2015 елда бу эш дәвам итәчәк. Бер эш урынынына чыгымнар 72 690 сумга кадәр каплана.

Хезмәт эшчәнлегенә кайтырга ният иткән мөмкинлеге чикләнгән гражданнарны түбәндәге адреста көтәбез: Әлмәт, Герцен урамы, 86а йорт, 114 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International