2025 елның 7 маенда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Көндез дә, төнлә дә, теләсә нинди һава торышында да, алар беренче шалтырату буенча чыгып китәргә әзер. 2024 елда гына да ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 64 меңнән артык юлга чыккан. Көн саен станциягә 250 чамасы чакыру килә.
Ремонт эшләре башлану сәбәпле, иртәгә, 28 апрельдә, 8:00 сәгатьтән алып эшләр тәмамланганчы Шоссейная урамында Төхвәтуллин урамыннан Герцен урамына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.
Яңгырлы һава торышына карамастан, бүген 25тән артык әлмәтле бу сезонның беренче велосипед поездына чыкты.
ДСК микрорайонындагы бу уңайлы парк инде 15 елдан артык якындагы предприятиеләрдә яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне сөендерә. Парк турында кайгырту «Татнефтедор» ҖЧҖнең Әлмәт идарәсе җилкәсендә ята.
1 майда, шәһәрдә 65 нче җиңел атлетика эстафетасы уздырылу сәбәпле, 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Ленин урамында М.Җәлил урамыннан Г. Тукай проспектына кадәр транспорт хәрәкәте, шулай ук Гагарин, Радищев, Пушкин, Чехов, Островский һәм Маяковский урамнарыннан Ленин урамына чыгу юллары ябылачак.
Бүген 100дән артык әлмәтле Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 15 мең имән һәм корычагач утыртты.
Тантана Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Социалистик Хезмәт Геройлары бюстларына чәчәкләр салудан башланды. Тантанада катнашучылар бер минут тынлык белән «Татнефть»нең чәчәк атуына нигез салынган күренекле эшлеклеләрне искә алды.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм йөреше уңаеннан бүген 07:00 дән 12:00 гә кадәр Ленин урамының Радищев урамыннан Мәрҗани урамына кадәрге участогы ябылачак.
Быел бакчачылык ширкәтләренә сезонлы маршрутлар буенча ташу 1 майда башланачак һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП 5С һәм 7С маршрутларына хезмәт күрсәтәчәк.