Санитар-экологик икеайлык кысаларында Әлмәт муниципаль районында санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча киң күләмле эш дәвам итә, аны Экология һәм төзекләндерү Департаменты башкара.
Быелның 1 апреленнән 2395 куб метр чүп-чар чыгарылган инде! Шул вакыт эчендә 58 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, аларның гомуми мәйданы 39 квадрат метр тәшкил итә.
Чүплекләрне бетерү - проблеманы хәл итүнең бер өлеше генә.
Шуны аңлау мөһим, бу чүплекләр, билгеле булганча, үзеннән-үзе барлыкка килми. Төп сәбәп - кайбер халыкның калдыкларны утильләштерүгә намуссыз мөнәсәбәте!
Табигатьнең кадерен белегез!