Бүген шәһәребезгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова белән Әлмәт татар дәүләт драма театрында булды, анда «Беренче. Соңгы. Бердәнбер» исемле иммерсив «Йорт» спектакле белән танышты. Премьера быелның 1 мартында булды һәм «Татнефть» компаниясенең финас ярдәме белән мөмкин булды. Чын вакыйгаларга нигезләнгән Спектакль тамашачыга кеше хисләре һәм истәлекләре дөньясына эмоциональ чумарга мөмкинлек бирә торган күңелне нечкәртә торган һәм шәхси мәхәббәт тарихы булып тора.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында узган ел Әлмәт театры бинасына капиталь ремонт ясалган. Без сездән яңа якты куелышлар һәм югары казанышлар көтәбез. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов артистларга.

Коллективның казанышларын югары бәяләү билгесе буларак, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт татар драма театрына дәүләт бүләге – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелган «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Театр коллективын шундый зур бүләк белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International