Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башланды – дәүләт имтиханнарын тапшыру: ОГЭ һәм БДИ. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова мәктәпне тәмамлаучыларга ярдәм һәм теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
«Әлмәттә бик яхшы педагоглар һәм бик талантлы балалар бар. Һәрбер чыгарылыш укучысы биремнәрне үтәргә омтыла. Иң мөһиме-үзеңә һәм белемеңә ышану. Барлык имтиханнар да уңышлы узсын һәм лаеклы нәтиҗәләр китерсен».
Тугызынчы сыйныф укучылары чит телләрдән имтихан тапшыра башладылар: кичә язма өлеш, ә бүген — телдән. Бу җомга көнне, 23 майда, БДИның төп чоры тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана.
Һәр чыгарылыш укучысына уңышлар телибез!