Юл өслегенә капиталь ремонт ясау максатларында бүгенге көннән шәһәрдә түбәндәге участокларда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә:
- Гафиатуллин урамы: Төзүчеләр проспектыннан Нефтьчеләр урамына кадәрге участокта чикләү.
- Әминов урамы: Гафиатуллин урамыннан Бигаш урамына кадәрге участокта чикләү.
- Петр Хузангай урамы: 23 нче йорттан Карьерная урамына борылышка кадәр участокта чикләү.
Машина йөртүчеләрдән бу вакыт чикләүләрен исәпкә алуларын һәм үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.