Бүген Әлмәттә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ буенча беренче имтихан тапшырдылар

2025 елның 23 мае, җомга

Бүген 10:00 сәгатьтә 200дән артык унберенче сыйныф укучысы тарих, әдәбият һәм химия буенча сорауларга җавап бирү өчен парталар артына утырды. Белемнәрен күрсәтү өчен аларга ким дигәндә өч сәгать ярым вакыт бирәчәкләр.

Сишәмбе, 27 май көнне, чыгарылыш сыйныф укучыларына математикадан мәҗбүри имтихан тапшырырга туры киләчәк. БДИ үткәрү мониторингы кысаларында ӘМР мәгариф идарәсе вәкилләре 3 нче мәктәптә булдылар. Күзәтүчеләр регламентның катгый үтәлешен билгеләп үттеләр: катнашучыларны теркәү процедурасыннан алып имтихан пунктлары эшенә кадәр. Аудиторияләрдә имтиханны объектив һәм үтә күренмәле итеп үткәрү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Әлмәттә 3 имтихан пункты: 3, 12 һәм 20 мәктәп. ӘМР мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская ассызыклады:

«БДИның төп чоры-чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, оештыручылар өчен дә җаваплы этап. Барлык процедуралар да һәр катнашучы өчен тигез мөмкинлекләрне гарантияләү өчен билгеләнгән таләпләр нигезендә үткәрелә. Укучыларның җитди әзерлеге һәм педагогларның бердәм эше балаларга имтихан биремнәрен уңышлы үтәргә мөмкинлек бирер дип ышанам».

Беренче нәтиҗәләр 9 көннән әзер булачак, алар укучының шәхси кабинетына киләчәк. Барлык чыгарылыш укучыларына игътибарлылык, үз көчләренә ышаныч һәм югары нәтиҗәләр телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International