Әлмәттә Татарстан Республикасы Президентын һәм Әлмәт шәһәр Советына сайлаулар бара

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
13 сентябрь – Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең шәһәр, район Советына депутатлар сайлау көне. Бу республикада яшәүче һәркем өчен мөһим көн.

Әлмәт районы территориясендә иртәнге 7 дән 114 сайлау участогы үзенең эшен башлады. Агымдагы елның 1 июленә Әлмәт районында 147 898 сайлаучы теркәлгән.

Сәгать иртә булуга карамастан, Әлмәт драма театры бинасында урнашкан 797 нче сайлау участогында сайлауга килүчеләр күренә башлады. Участокның рәисе Ирек Газизуллин сүзләренә караганда, барлык оештыру эшләре дә тәмамланган, алар халыкны кабул итүгә әзер. 797 нче участокта 2050 сайлаучы теркәлгән, шуларның 40 беренче тапкыр тавыш бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International