Татарстанда сайлаулар ЧПсыз узган

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
Бердәм сайлау көне Татарстанда тыныч узган дип белдерде. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Тәртип саклауда барлыгы 4000гә якын полиция хезмәткәре катнашкан. Моңа өстәп 150 яшь белгечләр һәм 849 халык дружиналары, 688 шәхси сак оешма хезмәткәрләре тәртип саклаган.

Сайлау башланыр алдыннан барлык сайлау участокларында кинологлар йөреп чыккан булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International