15 сәгатькә Әлмәттә 61,6 % сайлаучы тавыш биргән

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова белдергәнчә, һава торышы яхшы, кәефләр күтәренке. Күпләр бүген бакча эшләре белән мәшгуль, кояшлы көнне бәрәңге алуга багышлый, шулай да эшләр тәмамлангач та, һәркем үзенең гражданлык бурычын үти ала, әлмәтлеләрне кичке 8 гә кадәр сайлау участокларында көтәләр. Татьяна Ершовадан алынган мәгълүматларга караганда, 15 сәгатькә 68 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 61,6 % тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International