12 сәгатькә Әлмәттә 39,5 %, Әлмәт районында 45 % сайлаучы тавыш биргән

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
Әлмәт районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илдар Нәбиуллин сүзләренә караганда, көндезге 12 сәгатькә 16 мең 697 кеше тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 45 % тәшкил итә. Әлмәт шәһәрендә әлеге сан бераз гына түбәнрәк, 39,5 %. Илдар Нәбиуллин сүзләренчә, районда хәл-торыш тыныч, тавыш бирү барышында хокук бозулар, шикаятьләр күзәтелмәгән. Түбән Абдул (81,5 %), Багряж-Никольск, Сиренькино (70 % тан артык) лидерлар сафында тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International