2016 елда Россиянең пенсия системасында күп кенә үзгәрешләр көтелә. Әлеге яңалыклар турында массакүләм мәгълүмат чаралары белән булган очрашу вакытында Әлмәт районы һәм шәһәре буенча Пенсия идарәсе җитәкчесе Ф.А.Якупова сөйләде.
Бүген Әлмәт муниципаль район башлыгы Айрат Хайруллин шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте. Ул игътибар белән барлык проблемаларны да тыңлады.
ТР Президенты карары нигезендә Әлмәт муниципаль районында күп балалы гаиләләрнең торак шартларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин максатыннан төрле служба вәкилләре кертелгән профилактик төркем төзелде.
7 А территориаль иҗтимагый советында 2015 ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Очрашуда ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов катнашты. “АПТС” карамагында булган ТОСта 25 күп катлы, 28 шәхси йорт исәпләнә, 6,5 меңнән артык кеше яши.
Гомуми шәһәр планеркасында Рус Акташы авылы җирлеге башлыгы Алексей Лазарев ел дәвамында торак пунктта башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Рус Акташы халык саны буенча районда иң зур авыл җирлекләренең берсе булып санала. Гомуми шәһәр планеркасында Рус Акташы авылы җирлеге башлыгы Алексей Лазарев ел дәвамында торак пунктта башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Рус Акташы халык саны буенча районда иң зур авыл җирлекләренең берсе булып санала.
Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә бер төркем яңалыклар булачак. Гадәттәгечә, аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота.
Бөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә, грипп белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да гыйнварның икенче атнасыннан авыруның күтәрелеше күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз барды.
Нык суык һәм эш көне булуга карамастан "Россия студентлары Көне" "Нефтьчеләр" мәйданында узды.
Гыйлемле, югары квалификацияле архитекторлар булмау Татарстанның төзелеш тармагында төп проблемаларның берсе булып тора. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әнә шул хакта ассызыклады.
Бүген районның гомуми планеркасындаӘлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов чыгыш ясады.