Бер карасаң, булачак беренче сыйныф укучылары өчен 1 сентябрьга кадәр вакыт шактый ерак, әмма әлеге чарага бүгеннән әзерләнергә башларга кирәк.
Бүген «Tennis City» спорт үзәгендә теннис турнирына багышланган пресс-конференция үтте.
Бүген башкарма комитетында гомуми район планеркасы узды. Бүген аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин алып барды.
2015 елның 30 нчы декабереннән районның ветеринария хезмәтен Реваль Мөхәммәтҗанов җитәкләде.
Татарстанда 2016 ел программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар төзелә башланды. Бу шул исәптән күп фатирлы йортларны, арендага биреләчәк торак, полициянең участок вәкаләтлеләренә, күп балалы гаиләләргә торак һәм башка категориядәге халыкка торак төзелә.
2015 нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең легаль әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлектә соңгы 5 елда берникадәр яхшырак динамика күзәтелә.
Шәһәр төзелеше әгъзалары советы Айрат Хайруллин җитәкчелегендә архитектура-төзелеш проектлары турында фикер алыштылар.
2016 елда республика программалары ярдәмендә Әлмәт районында яңа социаль объектлар барлыкка киләчәк һәм булганнары икенче тормыш күрәчәк.
Быел массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен беренче брифинг оештырылды. 20 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау Идарәсендә грипп һәм ОРВИ авырулары буенча утырыш узды.
20 январь кљнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Видеоконференция режимында узган чарада ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, ЮХИДИ Әлмәт бүлеге, мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, "Дорсигнал", транспорт хезмәте күрсәтүче предприятие, прокуратура вәкилләре катнашты.