Гыйлемле, югары квалификацияле архитекторлар булмау Татарстанның төзелеш тармагында төп проблемаларның берсе булып тора. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әнә шул хакта ассызыклады.
“Архитекторларга ихтыяҗ һәм аларның эш сыйфаты белән бәйле вазгыять күп кенә территорияләрдә бик мөшкел, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул якындагы ике-өч елда Татарстанның барлык шәһәрләрендә югары дәрәҗәдәге архитекторлар булдыру, аларга тиешле шартлар тудыру бурычына басым ясады. - Бу эш абруйлы булырга тиеш. Без хәзер төзи торган корылмалар гасырларга калачак бит, ә ул вакытта инде бернәрсәне дә үзгәртә алмаячакбыз. Вертолетта очканда һавадан барысы да бик яхшы күренә: бернинди кызыл линияләр, бернинди архитектур стандартлар юк. Моны инде беркем төзәтә алмаячак. Шуңа күрә бу тема безнең өчен үтә актуаль”.
Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, шулай ук, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә җирле үзидарә органнарында кадрлар әзерләү әһәмиятен билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, муниципаль берәмлекләрне яшь квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү юлларының берсе – булачак чыгарылыш белгечләрен алга таба практика узу һәм анда 5 елдан да ким эшләмәү шарты белән эш урыннарына теркәү буенча максатчан әзерлек. “Әлеге мәсьәләне күтәргән вакытта ТР муниципаль берәмлекләренең баш архитекторлары статусын теркәү буенча, Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә, тәкъдимнәр әзерләү турында карар кабул ителде", - диде министр.