7 май көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъсум Салахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар «TGT Oilfield Services» компаниясенең технологик үзәгендә булып кайттылар.
Әлмәт районында соңгы 20 елга беренче мәртәбә орлыкка кукуруз чәчәләр. Бу эшне “Токарликов исемендәге”, “Беренче май” , “Кичүчат”, “Чулпан” хуҗалыклары алынды. Кукуруз җире мәйданы - 470 гектар. 11 тонна кукуруза орлыгы бюджет акчасына сатып алынган.
Быел иң канкойгыч сугышның тәмамлануына 71 ел була. Безнең изге бурычыбыз – илебезне фашист илбасарларыннан саклаган, госпитальләрдә, фабрика-заводларда, иген кырларында көч түккән һәркемне истә тоту. Аларның бердәм үлмәс батырлыгы ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм рухи куәтнең иң югары үрнәге булып кала бирә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан "Транснефть-Прикамье" җәмгыятендә җылы очрашулар узачак. Әйтергә кирәк, ветераннарны, сугышныкын да, хезмәтнекен дә , зурлау һәм хөрмәтләү бер бүген белән чикләнми, ул даими бара.
ТР Хакимияте йортында узган киңәшмәдә бүген әнә шундый саннар яңгырады. ТР президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район территорияләрен чүплекләрдән арындыру, чүптән тазарту иеайлыктан соң да дәвам итәргә тиешлегеә басым ясады.
Бүген ТР Хакимият йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек министры Марат Әхмәтов чүчүгә планлаштырылган мәйданнарның 45% - 810 мең гектарында эшләр төгәлләнүе турында хәбәр итте. Аларның 570мең гектарына – язгы орлык культуралары, 40 мең гектарына - шикәр чөгендере, 46 мең гектарыга - көнбагыш утыртылган. Районнар арасында иң югары күрсәткечләр Зәй, Апас, Сарман районнарында.
Бүген 7 майда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71-еллыгына багышланган тантана узачак.
Быел Чернобыль АЭСында һәлакәт булуга 30 ел тулды.
«Татнефть» җәмгыяте һәм Әлмәт шәһәре Медицина-санитар бүлекчәсендә хезмәткәрләрнең балалары арасында Бөек Җиңүгә багышланган рәсем бәйгесе үткәрелде. Ул инде икенче мәртәбә үткәрелә һәм коллетив анда бик теләп катнаша.
Бүген Әлмәт пофилактика үзәге баш табибы вазифаларын башкаручы Әнвәр Абдулов һәм үзәк хезмәткәрләре үз ветераны Зинаида Михаил кызы Гаязованы бәйрәм белән тәбрикләделәр, ТР президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинның котлау хатларын җиткерделәр.
Җиңүнең 71-еллыгы уңаеннан шәһәребезнең барлык оешма һәм предприятиеләрендә тантаналы чаралар уза.