Әлмәт торба заводында ветераннарны хөрмәтләделәр

2016 елның 6 мае, җомга

Җиңүнең 71-еллыгы уңаеннан шәһәребезнең барлык оешма һәм предприятиеләрендә тантаналы чаралар уза.

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт торба заводында уздырылган Җиңү көне бәйрәм кичәсендә катнашты. Завод ашханәсе залында Бөек Ватан сугышы ветераннары да, ветераннарның тол хатыннары да, Әфганстан, Төньяк Кавказдагы сугыш та катнашучылар да җыелган иде. Үз чыгышында Айрат Ринатович барысын бәйрәм белән котлап, шәһәребездә ветераннар өчен эшләнгән эшләрне санап чыкты, илен яклар көрәшкән һәр кешегә рәхмәтен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International