Чуваш Сәрәне авылында балалар мәйданчыгы ачтылар

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Чуваш Сәрәне авылында балалар мәйданчыгы ачу тантанасында катнашты. Мәйданчык былтыр ук башланган “Минем яраткан ишегалды” проекты кысаларында төзелгән. Әлмәт районы башлыгы тәкъдиме белән ашырыла башлаган әлеге проект кысаларында былтыр шәһәрдә 20, авылларда 10 балалар мәйданчыгы төзелгән иде. Быел бу матур гадәт дәвам итә.

Мәйданчыкны ачу тантанасында шулай ук РФ РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР «Динамо” физкультура- спорт җәмгыяте» дәүләт иҗтимагый оешмасы советы рәисенең киңәшчесе Ольга Павлова да катнашты.

Шушы ук көнне авыл клубында халык җыены да үтте. ӘМР башкарма комитетын җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эш буенча урынбасары Алексей Грушин авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Кузьмина 2015 елда һәм агымдагы елның 6 ае дәвамында биредә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җыен авыл тормышында актив катнашканнарны бүләкләү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International