Татарстанлылар, шул исәптән әлмәтлеләр дә, дәүләт хезмәтләре порталына ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Ел башыннан гына да бу портал аша татарстанлыларга 41 миллион хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елгы белән чагыштырганда, 45% артык. Дәүләт хезмәтләре порталында 240 дәүләт хезмәтен өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча гына алырга була. Халык арасында торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, табибларга язылу, штрафларны түләү кебек хезмәтләр аеруча киң кулланышта.