Әлмәт муниципаль районында республика программалары кысаларында башкарыла торган барлык объектлар да куллануга тапшырылган

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Әлмәт барлык республика программаларында актив катнашып килә. “Универсаль спорт мәйданчыклары төзү” республика программасы кысаларында Әлмәт муниципаль районында 6 мәйданчык төзелде. Габдрахман һәм Ерак Ямаш авылларнды полиция участковыйлары өчен административ-торак коплекслары төзелде. Аларның берсе кулланышка тапшырылды инде, икенчесен тапшыру август ахырында көтелә. Республика көне алдынанн Илтен-Бута авылында үз ишеклрен 50 кешелек авыл клубы ачачак. Өч йөз кешегә исәпләнгән Яңа Кәшер авыл клубы октябрьдә ачылыр дип көтелә. Клементәй авылындагы клуб төзекләндерелеп бетерелде. Акташ станциясендә һәм Шөгерчә авылларнды блоклы-модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Әлмәт үзәк район хастаханәсе территориясендә паталогоанатом бүлеге төзелеше бара. Ак Чишмә, Болгар-1, Салкын алан, Илтен-Бута, Багряж-Никольск, Иске Суркин авылларндагы 6 фельдшер-акушерлык пункты капиталь төзекләндерелде. Быел 3 шәһәр мәктәбе, 3 авыл мәктәбе, 2 мәктәп-интернат капиталь төзекләндерелде. Мәмәт һәм Клементей авыл советлары биналарында каиталь ремонт ясалды, 4 яшүсмер клубы төзекләндерелде. Бишмунча авылында ветеринар пункты төзелде, Геофизическая урамында урнашкан ветеринария бинасы төзекләндерелде. Әлмәт һөнәр колледжы, Түбән Мактамадагы СПИД-үзәк биналары ремонтлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International