12нче сентябрьда Әлмәтнең барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаенан бәйрәм намазлары укылачак дип, хәбәр итте Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.
8нче сентябрьда Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең тамаша залында узган матбугат хезмәткәрләре белән очрашуда быелгы грипп үзенчәлекләре, аның вируслы инфекцияләрдән аермасы, нинди прививкалар ясау кирәклеге, йөкле хатыннарның, балаларны, өлкәннәрне грипптан саклау юллары һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Агымдагы елның 15 сентябрендә "Желанного радио 90,5 FM" ның “Кайнар линия” программасында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт районы буенча идарә җитәкчесе Головина Вера Ростиславовна белән тапшыру узачак. Программаны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча киңәшчесе Ленар Вәлиеев алып барачак.
21 сентябрь 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсионерлар өчен эш ярминкәсе узачак. Әлеге төр категориягә керүчеләргә эш урыны булдырырга әзер оешма һәм предприятиеләрне ярминкәдә катнашырга чакыра.
Мәҗбүри пенсион һәм медицина иминияте кертемнәренең күләмен арттыру максатыннан, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы Пенсия фонды идарәсе Суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә 2016 елның 5 сентябреннан 5нче октябрена кадәр “Шәхси эшмәкәрләрдән иминият кертемнәрен түләтү айлыгы” үткәрә.
2016 елның 10нчы сентябренда Әлмәттә велосипедта йөреш узачак. Катнашырга теләүчеләрне 10нчы сентябрьда сәгать 15.00 «ПЛЯЖ» дигән язу янында көтеп калабыз.
Маршрут: Пляж-Шарлавыклы буалар- «Нефтьче» мәдәният йорты-Ленин урамы-Чехов урамы-Совет урамы- Шарлавыклы буалар -Пляж
Бу хакта район башлыгының инвестиция үсеше буенча киңәшчесе Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.
Әлмәттә дәүләт-шәхси партнерлык институтын үстерү планлаштырыла.
Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясендә инвестицияләргә аерым урын бирелгән. Әлмәт районының киләчәккә планында да төбәккә инвесторлар җәлеп итү каралган. Инде бу юнәлештә эш бара. Безне нинди үзгәрешләр, эш урыннары көтә?
Коррупциягә каршы алып барылган сәясәт кысаларында муниципаль контракт буенча Әлмәт башкарма комитеты һәм ҖЧҖ «Стройарсенал» арасындагы эшчәнлек тикшерелгән.