Әлмәттә дәүләт-шәхси партнерлык институтын үстерү планлаштырыла.
Әлегә ул безнең төбәктә җитәрлек дәрәҗәдә җәелдерелмәгән. Шәһәрдә бу уңайдан киләсе елда инвесторлар җәлеп итеп, шушында ук шәхси балалар бакчасы да булган торак йорт төзү күздә тотыла.
Инвесторлар җәлеп ителү район үсешендә роль уйный. Әлмәт узган елгы күрсәткечләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында Казанны гына уздырып икенче урын алды. Халыкны өстәмә эш урыннары белән тәэмин итү дәвам итә. Инвесторларны тарту өчен Әлмәттә буш һәм нәтиҗәсез файдаланылган мәйданчыклар реестры булдырылды.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа