Әлмәттә бюджет средстволары экономияләнгән

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Коррупциягә каршы алып барылган сәясәт кысаларында муниципаль контракт буенча Әлмәт башкарма комитеты һәм ҖЧҖ «Стройарсенал» арасындагы эшчәнлек тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча башкарылган эшнең түбән, контрактта күрсәтелгән бәяләрнең тиешле нормалардан югары булуы ачыкланган.

Тикшерүләр барышында «Стройарсенал» җәмгыяте таләп иткән 1007 318,26  сум урынына бары тик 409 925,16 сумлык эш башкарылуы дәлилләнгән. Нәтиҗәдә, 823 916,04 сумлык бюджет акчасына экономия ясалган.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International