Грипп: нәрсә көтәргә, ничек сакланырга

2016 елның 9 сентябре, җомга

8нче сентябрьда Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең тамаша залында узган матбугат хезмәткәрләре белән очрашуда быелгы грипп үзенчәлекләре, аның вируслы инфекцияләрдән аермасы, нинди прививкалар ясау кирәклеге, йөкле хатыннарның, балаларны, өлкәннәрне грипптан саклау юллары һәм башкалар турында сөйләштеләр.  Үз тәкъдим һәм киңәшләрен  территориаль Роспотребнадзор  идарәсе баш эксперты Диларә Вәлиева, Әлмәт үзәк хастаханәсе инфекция бүлеге мөдире Лилия Минекаева, хатын-кыз консультациясе бүлеге мөдире Гөлсинә Гирфанова, балалар хастаханәсе мөдире вазифаларын башкаручы Гүзәл Сафина бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International