Бу хакта район башлыгының инвестиция үсеше буенча киңәшчесе Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.
– Без әле планлаштырылган барлык җирләрне дә үзләштермәдек. Аларда яхшы орлыклы бәрәңге утыртырга исәплибез. Бу юнәлештә дә перспектива күрәбез, – диде ул.
Бу да әлмәтлеләр өчен яхшы хәбәр. Бәрәңге үстерү белән дә Көньяк Корея компаниясе шөгыльләнәчәк. Газета укучыларда нигә гел алар дигән сорау да туарга мөмкин. Мәгълүм булганча, Татарстан белән Корея республикасы арасында хезмәттәшлек итү буенча килешү төзелгән иде. Алар Татарстанга килеп климат шартларын, җирләрне, эшче куллар белән тәэмин ителешне, кыскасы, кайда бизнесны уңышлы җәелдерергә мөмкин булуын караган. Әлмәттә инвесторларга аңлаешлы караш та, шартлар да, эшче куллар да бар. Быел суган чәчүдә генә дә Ямаш һәм якын-тирәдәге авыллардан 35-50 ләп кеше эшләгән. Җиләк плантациясендә дә авыл халкы хезмәт куйды. Хәтта ике компания арасында эшче кулларны җәлеп итү өчен конкуренция туган.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа