12нче сентябрьда Әлмәтнең барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаенан бәйрәм намазлары укылачак

2016 елның 9 сентябре, җомга

12нче сентябрьда Әлмәтнең барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаенан бәйрәм намазлары укылачак дип, хәбәр итте Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Әлмәтнең үзәк мәчетендә Корбан гаете бәйрәм вәгазе сәгать 06.00 башланачак, бәйрәм намазы 6.45 укылачак

Корбан чалу өчен махсус урын әзерләнгән. Анда сәгать 7дән көндезге 2гә кадәр үзәк мәчеттән автобус йөриячәк. Корбанга ветеринар тикшерелүе үткән маллар гына кайтартыла.

Шулай ук бу көнне көндезге бердә үзәк шәһәр паркында бәйрәм чаралары оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International