Әлмәт авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә: 24 сентябрьда, 1нче һәм 8нче октябрьда№2 базарда ( "Торговый двор", Әминов урамы, 5) сәгать 8.00 дән 13.00 гә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт пенсионерларына 1 октябрьдә Белоглазов урамында урнашкан мунчада бушлай юыну мөмкинлеге тудырыла. Гафиятуллин урамында урнашкан “Оазис” сәламәтләндерү комплексы да лаеклы ялдагыларны бу көнне бушлай кабул итәчәк. Бары тик үзең белән пенсия кенәгәңне генә алып барырга кирәк.
2016 ел тәмамланганчы Татарстанның Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә технопарклар ачылачак, дип хәбәр итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында.
Район Советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы инициативасы белән 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Әти-әниләргә ярдәм көне узачак.
1991 елдан бирле районда үткәрелүче өлкәннәр декадасы быел да уздырылачак. Бу чорда лаеклы ялда булганнарга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, чаралар оештырыла.
22 сентябрь – Бөтендөнья автомобильсез көн. Ул инде 1973 елдан бирле билгеләп үтелә, һәм әйләнә-тире мохитен автомобильләр салган зарардан арындыруга, кешеләрне җәяү йөрүгә тарту максатыннан оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
21-22 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының “Лениногорская” агрофирмасы" ҖЧҖ базасында республикакүләм сабанчылар конкурсы узачак. Аның максаты - механизаторларның профессиональ осталыкларын камилләштерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тракторчы-машинист һөнәрен популярлаштыру. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында белдерелә.
Бүген 10 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турында еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк.
22 сентябрь көнне “Автомобильдән башка бер көн” Бөтендөнья акциясе узачак.